ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2021 ел
сишәмбе

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы «Бала телләр дөньясында» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып бара.

Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2019 елдан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын тормышка ашыруда катнаша.

22 майда Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 11-16 яшьлек сигез бала «Хокукый навигатор» дигән түгәрәк өстәлдә катнашты.

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тормышка ашырыла торган «Без бергә» социаль проекты кысаларында «Экспромт» коллективы Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты..

Бүген Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада Буа муниципаль районы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Буа элеваторы» ҖЧҖ, «Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, «Карлинский» ит йорты» «Авангард» ҖЧҖ филиалы, «Вираж» ЯАҖ.

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова төркемле профилактик дәрес үткәрде. 19 балигъ булмаган бала катнашында чара 11 нче социаль участокта узды.

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иптәшлек, үзара ярдәмләшү хисе һәм иҗади фикерләү сәләте тәрбияләү максатыннан 23 майда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт уены узды. Анда мәктәп яшендәге балалар катнашты.


24
май, 2021 ел
дүшәмбе

21 май көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берьюлы ике яңа гаилә туды.

Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү максатларында 20 май көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова ата-аналар җыелышында чыгыш ясады һәм «Балалар ышаныч телефоны турында 10 төп сорау» дигән видеоролик күрсәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International