Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып бара.
Шушы көннәрдә учреждениегә Буа районына башка төбәктән күчеп килгән һәм акчасыз калган өлкән яшьтәге ир-ат мөрәҗәгать итте. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Инга Шәрипова пенсия фонды белән эш алып барды, нәтиҗәдә гражданин яңа яшәү урыны буенча пенсия ала башлады.
Шулай ук районның хәйрия склады җитәкчесе Ольга Шевелева белән берлектә пенсионерга азык-төлек җыелмасы һәм беренче чиратта кирәк-яраклар китерделәр. Михаил Михайлович игътибар һәм ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
«Авыр хәлләргә эләгеп, күпләр кулларын төшерә. Мондый кризис нәтиҗәләре бик җитди була. Нәкъ менә шуңа күрә кешегә вакытында ярдәм күрсәтү мөһим», – ди социаль эш буенча белгеч.