«Веста» психологы яшүсмерләр белән профилактик дәрес үткәрде

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Балигъ булмаганнар арасында рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова төркемле профилактик дәрес үткәрде. 19 балигъ булмаган бала катнашында чара 11 нче социаль участокта узды.

Белгеч тәкъдим иткән биремнәр һәм арт-терапия элементлары белән күнегүләр балаларны стресс хәлендә оптималь чишелеш табарга өйрәттеләр, тирә-юньдәгеләр белән конструктив аралашу күнекмәләрен кабатларга мөмкинлек бирде.

Дәрес ахырында катнашучылар дәрестән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм алар өчен нинди күнегүләр аеруча файдалы булуын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International