«Асылташ» приютының иҗат коллективы интернат-йортта чыгыш ясады

2021 елның 25 мае, сишәмбе

«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тормышка ашырыла торган «Без бергә» социаль проекты кысаларында «Экспромт» коллективы Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.

Иҗади коллектив составына приютта тәрбияләнүчеләр дә, аның хезмәткәрләре дә керә. Кунаклар интернат-йортның һәр пенсионерына бүләкләр тапшырдылар, шулай ук аларны чыгышлар белән сөендерделәр. Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында балалар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, «Шүрәле» театраль спектаклен күрсәттеләр, үзләре язган шаян такмаклар җырладылар. Приют тәрбиячесе Резедә Нуретдинова татар телендә Г. Тукайның «Су анасы» әкиятен сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International