Кукмара районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2019 елдан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру проектын тормышка ашыруда катнаша.
Бүгенге көндә өйдә социаль хезмәтләр алучы 400 кешенең 120се проектта катнаша. Һәр ялгыз яки ялгыз яшәүче өлкән кешегә ачыклау һәм типлаштыру ысулы кулланыла. Бу гражданинның ни дәрәҗәдә чит ярдәмгә һәм карауга мохтаҗ булуын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Хезмәткәрләрнең белем дәрәҗәсен күтәрү өчен учреждениедә атна саен «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында дәресләр үткәрелә. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре өлкәннәргә уңайлы яшәү шартлары тудырырга һәм аларны тиешенчә карау белән тәэмин итәргә тырышалар.