19 май көнне, Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында, Казан шәһәренең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүгә, ата-аналар һәм балалар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр культурасын үстерүгә, уртак иҗади эшчәнлек ярдәмендә конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара уздырдылар.
Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре «Агач утырт» акциясе уздырдылар. Әлеге чара 15 майда узган Халыкара гаилә көненә багышланган иде.
21 мада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча координация советының чираттагы утырышын үткәрде. Чара ZOOM-конференция форматында узды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
21 май көнне «Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Тукай район үзәк хастаханәсе базасында практик дәрес узды.
Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – өлкәннәр һәм балалар арасында рәхимсез мөгамәлә килеп чыгу куркынычы факторларын кисәтү, гаилә мөнәсәбәтләрендәге проблемаларны ачыклау һәм коррекцияләү, гаиләнең үз функцияләрен нәтиҗәле үтәү өчен шартлар тәэмин итү.
21 май көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән киңәшмә узды. Чарада прокурор ярдәмчесе Гөлнара Гайсина, мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов, «Көньяк-Көнчыгыш» Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе генераль директоры урынбасары Виктория Габдурахманова, шулай ук 30дан артык эш бирүче катнашты.
Һөнәр сайлау – һәр кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым.
Булачак Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагог-психолог П. Е. Кузнецова «FIT 5 – яхшы физик форма» программасы буенча спорт-сәламәтләндерү дәресе үткәрде.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Ретротерапия» технологиясе буенча уңышлы эш алып барыла. Технология социаль хезмәт алучыларның файдалы һәм кызыклы ялын оештыруга юнәлтелгән.