Медиакиңлектә балаларның мәгълүмати иминлеген тәэмин итү максатларында 20 май көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Ләйсән Насыйрова ата-аналар җыелышында чыгыш ясады һәм «Балалар ышаныч телефоны турында 10 төп сорау» дигән видеоролик күрсәтте.
Психолог агрессив мәгълүмати мохиттән психологик яклануны формалаштыру кирәклеге, медиакиңлек турында сөйләде. Җыелышта катнашучылар деструктив медиакиңлекнең ялган тормыш кыйммәтләрен этәрергә, примитивизмга, традицион кыйммәтләрдән баш тартуга китерергә, виртуаль аралашуны алмаштырырга мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.
Әлеге чарада 26 ата-ана катнашты.