«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр спорт уенында катнаштылар

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, иптәшлек, үзара ярдәмләшү хисе һәм иҗади фикерләү сәләте тәрбияләү максатыннан 23 майда Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт уены узды. Анда мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Ике команда тәрбияләнүчеләр төрле эстафеталарда катнаштылар. Спорт ярышлары вакытында балалар үзләренең иң яхшы сыйфатларын – тизлекләрен, җитезлек, көч һәм чыдамлыкларын, командада нәтиҗәле эшли белүләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International