70тән артык буалы вакансияләр ярминкәсендә булды

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Бүген Буа шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Чарада Буа муниципаль районы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты: «Буа элеваторы» ҖЧҖ, «Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе, «Карлинский» ит йорты» «Авангард» ҖЧҖ филиалы, «Вираж» ЯАҖ.

Эш эзләүчеләргә машина йөртүче, няня, караучы (сиделка), җыештыручы, сату буенча менеджер, йөк төяүче, слесарь, хисапчы, сәркатип, юл эшчесе, лаборант, икътисадчы, участок остасы һ. б. вакансияләр тәкъдим ителде.

Чарада барлыгы 70 тән артык кеше катнашты. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча алга таба эшкә урнашу өчен 20 юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International