2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шушы уңайдан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы «Бала телләр дөньясында» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
Конкурста 12 балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала катнашты. Рәсемнәр төрле техникаларда башкарылган иде һәм матурлыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торды.
Конкурста катнашучыларның барысын да грамоталар белән бүләкләделәр, ә иҗат эшләреннән күргәзмә оештырылды.