22 майда Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 11-16 яшьлек сигез бала «Хокукый навигатор» дигән түгәрәк өстәлдә катнашты. Чарада Менделеевск тикшерү бүлеге җитәкчесе Илдар Әсхәт улы Шәфигуллин катнашты. Ул яшүсмерләргә катлаулы, әмма бик кызыклы тикшерүче һөнәре турында сөйләде.
Кунак приютта тәрбияләнүчеләргә кесә телефоны, Интернет кулланганда мөмкин булган куркынычлар турында сөйләде. Балалар виртуаль дөньяда үз-үзләрен җинаятьчеләрдән ничек якларга икәнен белделәр. И. Ә. Шәфигуллин киләчәктә закон белән проблемаларны булдырмаска, уңышлы кешеләр булырга мөмкинлек бирүче кыйммәтле киңәшләр бирде.