Азнакай интернат-йортында гаилә парлары туды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

21 май көнне Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында берьюлы ике яңа гаилә туды.

Олег Черников һәм Наталья Квасова, Максим Скорняков һәм Гөлгенә Әхмәтова учреждениедә танышканнар. Гаилә парларын интернат-йорт хезмәткәрләре һәм директоры Венера Баландина котлады. Ул үз карамагындагыларга бәхетле гаилә тормышы һәм сәламәтлек теләде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Тантанадан соң кунаклар паркка фотосессиягә юнәлделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International