Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 009 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 32 кешегә кимрәк.
Җәяүле балалар катнашындагы авария хәлләрен кисәтү максатыннан Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган махсус почмак ясадылар. Тематик белешмәлекләр һәм өстәл уеннарыннан тыш, көндәлек куллану өчен күрсәтмә белем бирү реквизиты да булдырылды.
Кичә, 6 июль көнне, җаваплы ата-аналыкны формалаштыру, балаларга карата мәрхәмәтсез карашны иртә кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында социаль риск төркеменә кергән гаиләләр белән ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.
2 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе территориясендә балалар Сабантуе узды. Чарада 100дән артык кеше катнашты.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Тере биюләр» Бөтенроссия бию-сәламәтләндерү проекты кысаларында бик теләп бию белән шөгыльләнәләр. Чираттагы дәресләрне түземсезлек белән көткән катнашучылар саны гел арта бара. Элегрәк дәресләргә «бары тик карарга гына» килгән кешеләр дә хәзер рәхәтләнеп бииләр.
Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина дәрес үткәрде. Анда мәктәп яшендәге тугыз бала катнашты.
Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Карау мәктәбе эшен дәвам итә. Чираттагы дәресне 5 июльдә социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова үткәрде.
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә – бәхет ачкычы» дигән чара узды. Аны психолог Чулпан Галләмова, социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбуллова һәм 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Фирдая Җиһаншина үткәрделәр.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтү эшен дәвам итәләр. Гражданнарны медицина учреждениесенә китерү – «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү чарасы.
2022 елда Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнашучыларны кабул итәчәк. Кичә Бауман урамында чаралар башлануга ничә көн калуны күрсәтә торган стела ачтылар. Тантаналы чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин дә катнашты.