Террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сәгыйдуллина дәрес үткәрде. Анда мәктәп яшендәге тугыз бала катнашты.
Тәрбияче белән бергә балалар «террорчылык» һәм «террорчы» сүзләренең мәгънәсен искә төшерделәр, таныш булмаган кешеләр белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук Марина Сәгыйдуллина балаларга шикле предметларга тап булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, куркыныч хәлләрдә үз-үзеңне тоту модельләре, теге яки бу хокук бозулар өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.