Кичә, 6 июль көнне, җаваплы ата-аналыкны формалаштыру, балаларга карата мәрхәмәтсез карашны иртә кисәтү программасын тормышка ашыру кысаларында социаль риск төркеменә кергән гаиләләр белән ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.
«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ата-аналар белән аларның психологик грамоталылыгын күтәрү буенча индивидуаль дәресләр оештырдылар. Ананың бала тормышында роле, балаларның сәламәт үсеше өчен мөһим булган ата-ананың сыйфатлары турында фикер алышынды. Ата-аналар үз гаиләсен бер елдан соң, биш елдан соң күз алдына китерделәр.
Балигъ булмаганнар белән балалар ышаныч телефоны турында әңгәмә үткәрелде. Яшүсмерләр әлеге хезмәтнең эш принциплары, балалар, яшүсмерләр һәм ата-аналар ашыгыч психологик хезмәт психологларына нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итүләре турында белделәр.