Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов Бөгелмә районының ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне үткәрде.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмара районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен медицина оешмаларына китерү гамәлгә ашырыла. 2021 елда чаралар белән инде 578 кеше колачланган.
Бүген Тәтеш районы социаль яклау бүлегендә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм көне оештырылды.
Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Виртуаль дөньяга тәрәзә» проекты «Татнефть» ГАҖ грантлары конкурсында җиңде. Проект кысаларында чараларны социаль педагог Илсинә Нуриева гамәлгә ашыра башлады.
«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында республиканың сигез шәһәр һәм районында Татарстанның сигез социаль учреждениесе базасында быел менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге бүлекләр ачылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева хәбәр итте.
6 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәт алучылар өчен иҗади чара үткәрелде.
Казан шәһәрендә узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Хәрәкәтләр салават күпере» дигән спорт бәйрәме узды. Үзәк стадионда узган чараны тәрбиячеләр Инна Нурмиева һәм Алия Сабирова үткәрде.
Бүген Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә профилактик чара узды.
5 июльдә Тәтеш районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булып узды.
Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында һәр иртә зарядка үткәрелә. Ул теләсә кайсы яшьтәге һәм физик әзерлек дәрәҗәдәге кешеләр өчен туры килә. Гимнастикага теләгән һәрбер социаль хезмәтләр алучы кушыла ала.