«Исток-Башлангыч» үзәгендәге Карау мәктәбендә 80 укыту дәресе уздырылган

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Карау мәктәбе эшен дәвам итә. Чираттагы дәресне 5 июльдә социаль эш буенча белгеч Альбина Хәбирова үткәрде.

Дәрестә аз хәрәкәтләнүче авыруларның хәле начараюны һәм моны профилактикалау турында фикер алыштылар. Шулай ук тыңлаучыларны караватта авыруны позицияләүнең гомуми кагыйдәләренә өйрәттеләр, өзлегүләр барлыкка килүне профилактикалау турында сөйләделәр.

Укыту индивидуаль дәрес формасында барды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2021 елның беренче яртыеллыгында Карау мәктәбендә 80 дәрес үткәрелгән, авыручыларның 48 туганы укытылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International