Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру узу өчен үзәк район хастаханәсенә илтү эшен дәвам итәләр. Гражданнарны медицина учреждениесенә китерү – «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү чарасы.
Чаралар сәламәтлек саклау учреждениеләре тарафыннан формалаштырылган исемлекләр һәм өлкән гражданнарны кабул итү графигы нигезендә, яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында санитария-эпидемиология таләпләрен үтәп башкарыла.
Ел башыннан Буа үзәк район хастаханәсенә планлы диспансерлаштыруга районның авыл җирлекләреннән 428 кеше китерелгән.