ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны кабул иттеләр. Әлмәт, Балтач һәм Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр белән видеоэлемтә форматында аралаштылар.

11 июньдә Казан һәм Яшел Үзән психоневрология интернатлары базасында социаль хезмәт алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир уеннары старт алды. Чара Министрлык тарафыннан инде өченче тапкыр үткәрелә.

Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә буш эш урыннары һәм вакантлы урыннар турында мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.

11 июнь көнне Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Россия – бердәм илебез» дигән бәйрәм чарасында актив катнаштылар. Чара саф һавада узды.

13 июнь көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә театрга багышланган тематик көн үткәрелде.

«Психологик театр» арт-терапия программасы кысаларында Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында коррекцияләү әкиятләрен кычкырып уку уза.

11 июнь көнне Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары өчен янгын сүндерү бүлегенә экскурсия оештырылды.

«Яшүсмерләрдә медиакультура формалаштыру» технологиясе кысаларында 10 июнь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Альбина Сәйфуллина Татарстан поселогы мәктәп яны лагерендә төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 3-6 сыйныф укучылары катнашты – барлыгы 16 кеше.

Татарстан Республикасында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны медицина оешмаларына китерү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Моның өчен «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты акчасына сатып алынган махсус машина кулланыла.

«Аек ата-ана – бәхетле гаилә» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Альбина Сәйфуллина арт-терапия элементлары белән төркемле дәрес-тренинг үткәрде. Чарада 16 балигъ булмаган бала катнашты, шул исәптән 6 социаль хезмәт алучы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International