Республиканың күп кенә моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү теркәлә

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 009 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 32 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск һәм Кама Аланы шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 7 июленә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 575, 403, 56 һәм 169 эшсез кеше исәптә тора.

Чистайда бу атнада эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә (+20).

Яшел Үзәндә вәзгыять үзгәрмәгән, анда элеккечә үк рәсми рәвештә теркәлгән 428 эшсез кеше исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International