Казанда Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына ничә көн калуны күрсәтә торган стела куелды

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

2022 елда Казан Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнашучыларны кабул итәчәк. Кичә Бауман урамында чаралар башлануга ничә көн калуны күрсәтә торган стела ачтылар. Тантаналы чарада ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин дә катнашты.

Стела уеннар логотибы төшерелгән һәм яктылык элементлары-секундлар белән циферблаттан гыйбарәт. Циферблат экранында Олимпиада символы, исеме һәм башланырга ничә көн калу саны алышына.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Татарстан башкаласында 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Ярышлар программасына 7 спорт төре кертелгән: флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, тау чаңгысы спорты, сноуборд, шорт-трек һәм кар чаналарында йөгерү.

Фото чыганагы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International