Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан, Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә – бәхет ачкычы» дигән чара узды. Аны психолог Чулпан Галләмова, социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбуллова һәм 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Фирдая Җиһаншина үткәрделәр.
Чара гаилә бәхете, гаилә тормышының әһәмияте турында дөрес күзаллауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Командаларга бүленеп, социаль хезмәт алучылар күнегүләр башкардылар, плакатлар ясадылар, уеннар уйнадылар, гаилә турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр.
Бәйрәм чарасында барлыгы 30 кеше катнашты.