Алабуга интернат-йорты бөтенроссия бию проектында катнаша

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр «Тере биюләр» Бөтенроссия бию-сәламәтләндерү проекты кысаларында бик теләп бию белән шөгыльләнәләр. Чираттагы дәресләрне түземсезлек белән көткән катнашучылар саны гел арта бара. Элегрәк дәресләргә «бары тик карарга гына» килгән кешеләр дә хәзер рәхәтләнеп бииләр.

Төрле телдәге һәм юнәлештәге көйләр, инструкторлар Ольга Токарева һәм Виктория Антонова күрсәткән хәрәкәтләр бер урында утыртып калдырмый. Өлкән кешеләр алып баручылар артыннан гади хәрәкәтләрне кабатлыйлар.

«Бу биюләрдән соң тән уяна, күңел җырлый», – дип кичерешләре белән уртаклаша 86 яшьлек Ольга Ивановна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International