Җәяүле балалар катнашындагы авария хәлләрен кисәтү максатыннан Казанның «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган махсус почмак ясадылар. Тематик белешмәлекләр һәм өстәл уеннарыннан тыш, көндәлек куллану өчен күрсәтмә белем бирү реквизиты да булдырылды.
«Здравушка» социаль педагогы даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен кабатлауга һәм ныгытуга юнәлдерелгән дәресләр үткәрә. Иң кечкенә балаларга материалны уен формасында, юл билгеләре һәм светофорлар кулланып аңлаталар. Балалар юлда килеп чыгарга мөмкин булган төрле ситуацияләрне уйнатуда бик теләп катнашалар. Уенга кушылып, тәрбияләнүчеләр юлда куркынычсыз тәртип нигезләрен уңышлы үзләштерәләр.