2 июль көнне Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе территориясендә балалар Сабантуе узды.
Сигез мәйданчыкта балалар бик теләп уйнадылар һәм ярыштылар: кәрҗингә туплар ыргыттылар, бүләк кистеләр, традицион уеннар уйнадылар. Иң көчлеләр һәм җитезләр, командаларга берләшеп, эстафетада катнаштылар һәм аркан тартыштылар, ә иҗат сөючеләр асфальтта рәсем ясады.
«Безнең мирас» Хәйрия фонды бәйрәмдә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Шулай ук Сабантуй кунакларын үзенең таланты белән яшь артист Азалия Яфәсова да сөендерде.
Чарада 100дән артык кеше катнашты.