Кичә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сагидуллина мәктәп яшендәге балалар белән чәчтарашханәгә экскурсиягә бардылар.
Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм янгын часте хезмәткәрләре катнашында чираттагы ведомствоара рейд оештырылды.
1 нче июль көнне Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе В. К. Иванов белән эшлекле киңәшмә узды.
Музыкаль-уен программасында Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылар катнашты. Учреждениедә саф һавада Сабантуйны бәйрәм иттеләр.
Июнь аенда Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан укуга юнәлдерелгән эшсез гражданнар «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы» юнәлеше буенча уку курсын тәмамлады.
Һәрвакыт кәгазь эшләнмәләр аеруча популяр иде. Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларга да кәгазь сәнгате бик ошый. Кәгазьдән модельләштерү буенча дәресләр аларга кулларның вак моторикасын һәм фантазиясен үстерү мөмкинлеге бирә.
Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең тормышы менделеевскилыларның игътибарлылыгы аркасында якты төсләр, яңа очрашулар һәм файдалы эшләр белән тулылана.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен логоритмика» дигән яңа технология апробация уза.
Әлмәт районы «Опека халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өстәмә социаль эш буенча белгечләр вазыйфалары кертелү уңаеннан ике эш урынында хезмәт шартларына махсус бәя бирелде.
1 июльдән йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан аз керемле булачак әниләр өчен, шулай ук 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналар өчен яңа айлык түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады. Татарстанлылар гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә алалар (https://www.gosuslugi.ru/).