Булачак әниләргә һәм 8-17 яшьлек балалары булган ялгыз ата-аналарга бирелә торган түләү алу өчен гаризалар кабул итү башланды

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

1 июльдән йөклелекнең иртә срокларында исәпкә баскан аз керемле булачак әниләр өчен, шулай ук 8-17 яшьлек балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналар өчен яңа айлык түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады. Татарстанлылар гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша бирә алалар (https://www.gosuslugi.ru/). 

Түләү күләме илнең һәр төбәгендә билгеләнгән яшәү минимумы нигезендә билгеләнә. Татарстан Республикасында йөкле хатын-кызларга айлык пособие күләме 5 311 сум (Татарстан Республикасында эшкә яраклы халыкның яшәү минимумының 50 %), ә 8-17 яшьлек балага айлык пособие күләме – 4 997,5 сум тәшкил итәчәк (бала өчен төбәк яшәү минимумының 50 %). 

Пособиеләр мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнәчәк, ул гаиләнең барлык керемнәрен һәм мөлкәтен бәяләүне, шулай ук нульле керем кагыйдәсен куллануны күздә тота. 

Әлеге айлык түләүләр мәсьәләләре буенча консультацияне 8 800 600 03 57 телефоны аша (Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе контакт-үзәге), шулай ук ведомствоның @pension_fond_rt рәсми инстаграм-битенә мөрәҗәгать итеп, онлайн-режимда алырга мөмкин. 

Иң еш очрый торган сораулар: булачак әниләргә һәм 8-17 яшьлек балалары булган ялгыз ата-аналарга түләүләр 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International