Кичә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Марина Сагидуллина мәктәп яшендәге балалар белән чәчтарашханәгә экскурсиягә бардылар.
Һөнәрләр белән белгечләрнең эш урыннарында ук танышу балаларга бик ошый. Бу юлы чәчтараш эше турында приютта тәрбияләнүчеләргә матурлык салоны директоры Наталья Анатольевна сөйләде. Балалар бу эшнең тарихы һәм перспективалары турында белеп кенә калмадылар, матурлык индустриясенең яңа һөнәрләре белән дә таныштылар.
Чәчтарашның эш урыны, эш өчен кирәк инструментлар, чәчләрне карау өчен төрле әйберләр, прическалар турында журналлар – болар барысы да кечкенә кунакларда зур кызыксыну уятты. Экскурсия малайларга да, кызларга да бик ошады. Алар салон хуҗасына кызыклы һәм җылы очрашу өчен рәхмәт белдерделәр.