Музыкаль-уен программасында Спас картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәт алучылар катнашты. Учреждениедә саф һавада Сабантуйны бәйрәм иттеләр.
Өлкәннәр янына кунакка баянчы Дмитрий Шеронов килде. Ул барысын да күңелле көйләр белән шатландырды, алар астында өлкәннәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр яраткан җырларын башкардылар.
Сабантуй өчен традицион булган уеннар турында да онытмадылар. Социаль хезмәт алучылар спорт һәм интеллектуаль ярышларда, күңелле конкурсларда үз сәләтләрен күрсәттеләр. Аз хәрәкәтләнүче гражданнар бүләк кисү уенында иң җитезләре булдылар. Бәйрәмнең һәр катнашучысы, көн буена күтәренке кәефтән тыш, татлы бүләкләр алды.