Һәрвакыт кәгазь эшләнмәләр аеруча популяр иде. Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балаларга да кәгазь сәнгате бик ошый. Кәгазьдән модельләштерү буенча дәресләр аларга кулларның вак моторикасын һәм фантазиясен үстерү мөмкинлеге бирә.
Тәрбияләнүче Алмаз Кармановның яраткан шөгыле – паперкрафт. Ул моның белән күптән түгел шөгыльләнә башлады һәм күнекмәләрен даими камилләштерә. Алмаз хайваннар, кошлар һәм диңгездә яшәүчеләр модельләрен ясарга ярата. Аның эшләре бик үзенчәлекле күренә. Алмазга хезмәтенең нәтиҗәсен күрү, тирә-юньдәгеләрнең мактау сүзләрен ишетү бик ошый.