«Опека» үзәгендә хезмәт шартларына махсус бәя бирелде

2021 елның 1 июле, пәнҗешәмбе

Әлмәт районы «Опека халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өстәмә социаль эш буенча белгечләр вазыйфалары кертелү уңаеннан ике эш урынында хезмәт шартларына махсус бәя бирелде. 

Чараны үткәрүгә учреждение дирекциясеннән һәм профсоюз оешмасыннан тыш, «Труд-Экспертиза» ҖЧҖ дә җәлеп ителде. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә авыл җирлегендә эшләүче социаль хезмәткәрләрнең эш урыннары 2 класска, ягъни мөмкин булганга кертелде. 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, бу эш үзәкнең социаль эш буенча белгечләрнең эш урыннарында хезмәтне саклау торышын өйрәнү һәм яхшыртуга юнәлдерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International