ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
2020 елның апрелендә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру башланды.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яңа туган балаларны карау өчен кирәк-яракларны бушлай алып тору пункты эшли.
«Парк ретриты» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар белән «Парк җәй көне» дигән дәрес үткәрделәр. Бу эш яшүсмернең шәхесен аның табигать белән аралашуы аша гармонияләштерүгә юнәлтелгән.
29 июнь көнне Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында Сабантуй үткәрелде. Барлык теләүчеләр дә тәрбиячеләр күзәтүе астында әлеге бәйрәм өчен традицион уеннарда катнаша алдылар.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә саңгырау һәм начар ишетүчеләр өчен «Ярдәм» клубы эшли. Клубта чираттагы очрашу 29 июньдә узды.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Халык алдында чыгыш ясау» дигән тренинг узды, ул чыгыш ясау өчен кирәкле күнекмәләрне актуальләштерүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән иде.
30 июньдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Россия буйлап сәяхәт» дигән дәрес үткәрде. Чараның максаты Россия һәм дәүләт символлары, декоратив-гамәли сәнгать һәм аның барлыкка килү тарихы турында белемнәрне гомумиләштерү һәм тирәнәйтү иде.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында даими рәвештә «сәламәтлек һәм озын гомерлелек сукмагы»нда дәресләр үткәрелә. Көн саен йөрүләр табан астының сизгерлегенә яхшы тәэсир итә һәм кешеләрнең эмоциональ халәтен яхшырта.
29 июньдә наркотикларга каршы айлык кысаларында Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Үз сәламәтлегеңне сакла» дигән профилактик дәрес үткәрде. Ул яшүсмерләрдә кеше сәламәтлеге, аның билгеләре һәм аны саклау кирәклеге турында күзаллауны формалаштыруга юнәлдерелгән иде.