«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр Менделеевск урамнары тарихы белән танышалар

2021 елның 2 июле, җомга

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең тормышы менделеевскилыларның игътибарлылыгы аркасында якты төсләр, яңа очрашулар һәм файдалы эшләр белән тулылана. 

Шушы көннәрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар «Шәһәр урамнары» темасын өйрәнделәр, учреждение урнашкан Бурмистров урамы макетын төзеделәр. Соңыннан алар ЗАГС бүлегендә булдылар, анда иҗади мастер-класста катнаштылар, ЗАГС тарафыннан бирелгән төп документлар турында белделәр, кияү һәм кәләш бүлмәсендә булдылар, туй альбомнарын карадылар. Бүләккә һәр бала якындагы күргәзмәләр өчен кирәк булачак буяу өчен җыелма алды. 

Көннең икенче яртысы балаларга кунакчыл татар китапханәсе белән истә калды. Анда алар туган якны өйрәнү материалларын карадылар һәм Химиклар урамы турында сөйләштеләр. 

Тәрбияләнүчеләрне социальләштерүгә күбрәк кешеләр җәлеп ителгән саен, ул уңышлырак уза, балаларга тормышта лаеклы урын табу да җиңелрәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International