1 нче июль көнне Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе В. К. Иванов белән эшлекле киңәшмә узды.
Очрашу барышында халыкка һәм өйдә социаль хезмәт алучыларга өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру турында, өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә булдыру, шулай ук гражданнарның туганнарын Карау мәктәбендә укыту мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма белән хезмәттәшлек итү ысуллары турында фикер алыштылар.
Пенсионерларны яңа коронавирус инфекциясеннән вакциналаштыруга аерым игътибар бирелде. Июнь аенда җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы акция үткәргән һәм 26 актив пенсионер, шул исәптән районның авыл җирлекләрендә беркетелгән беренчел ветераннар оешмалары рәисләре, прививка ясатканнар. Валентин Константинович пенсионерларның яшәү урыннарына барып, гражданнар белән әңгәмәләр үткәрергә планлаштыра.