Зәйдә эшсезләр төркеме яңа белгечлеккә укыды

2021 елның 2 июле, җомга

Июнь аенда Зәй шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан укуга юнәлдерелгән эшсез гражданнар «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы» юнәлеше буенча уку курсын тәмамлады. Курс 108 академик сәгать дәвам итте. 

Укуларны «Инновацияләр, менеджмент һәм бизнес көллияте» һөнәри белем бирү учреждениесе үткәрде. Барлык тыңлаучыларга яңа квалификация бирелде, билгеләнгән үрнәктәге документ тапшырылды. 

Эшсез гражданнар өчен актуаль заманча һөнәргә өйрәнү – киләчәк һөнәри эшчәнлекне үстерүдә яңа мөмкинлек. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International