«Астра» тернәкләндерү үзәгендә яңа технологияне сынап карыйлар

2021 елның 2 июле, җомга

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен логоритмика» дигән яңа технология апробация уза. 

Логоритмика буенча дәресләрне укытучы-логопед Наталья Кузнецова һәм музыка укытучысы Екатерина Тамакова үткәрәләр. Дәресләр баланың сөйләмен нормальләштерүгә, артикуляцияне яхшыртуга, фонематик процессларны үстерүгә, лексик запасны киңәйтүгә, гомуми һәм вак моториканы камилләштерүгә, уңай эмоциональ кәеф формалаштыруга, балаларны яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтә. Шулай ук дәресләр нәтиҗәсендә үзәктә тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләре үсә. 

Яңа технология кысаларында уен дәресләре төп педагогик принципларны исәпкә алып төзелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International