Минзәлә районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм янгын часте хезмәткәрләре катнашында чираттагы ведомствоара рейд оештырылды.
Күчмә чаралар барышында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең йорт хуҗалыкларында автоном янгын хәбәрчеләренең эшкә яраклыгын тикшерделәр. Шулай ук гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктаж үткәрелде, киңәшләр бирелде. Тикшерелгән барлык йортларда да янгын хәбәрчеләренең эш хәлендә булуы ачыкланды.