ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

15 июньнән Зәй районында озак вакыт карауга мохтаҗ дип танылган гражданнар социаль пакет кысаларында бушлай хезмәтләр ала башладылар. Соцпакет гражданнарга сыйфатлы һәм дөрес күрсәтелергә тиешле төрле хезмәтләр комплексын күздә тота. Нәкъ менә шуңа күрә «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре яңадан укуга кереште.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә белгеч Р. Т. Низамова «Карау һәм тернәкләндерү мәктәбе» технологиясе буенча дәресләр үткәрә. Аларның максаты – аз хәрәкәтләнүче һәм инвалид туганнарын караучыларны өйрәтү.

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» программасы кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Хатын-кыз һәм сугыш» темасына аралашу сәгате узды. Әлеге чараны тәрбияче Марина Анисимова үткәрде.

Террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында 2 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Венера Якупова «Интернет һәм куркынычсызлык» дип исемләнгән аралашу сәгате үткәрде. Чараның максаты балаларны Интернеттагы куркынычлар белән таныштыру иде.

2 июльдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Наталья Корнева «Ут белән шаяру һәм моның нәтиҗәләре» дигән дәрес үткәрде. Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтәге 13 бала катнашты.

Балигъ булмаган хокук бозучыларны психологик тикшерү һәм аларны психологик коррекцияләү программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Индивидуальлек, яки Мин башкалардан нәрсә белән аерылам» дигән тренинг уздырды.

Апрель аенда ТР Иҗтимагый палатасының Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары республика үзәге тарафыннан IV Республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» оештырылды. Конкурста Арча районы «Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеме социаль хезмәт алучылары да катнашты.


2
июль, 2021 ел
җомга

Бүген Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мәктәп яны лагерендә булып, анда юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрделәр. 

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән шәфкать туташы Венера Сәлмәнова кухня хезмәткәрләре һәм кече медицина персоналы белән «Яшәү тирәлеге факторларының кеше өчен куркынычсызлыгын һәм зарарсызлыгын тәэмин итүгә гигиеник нормативлар һәм таләпләр» дигән темага әңгәмә үткәрде.

Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Безнең куллар эшсез тормый» социаль проектын һәм ТР Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын тормышка ашыру кысаларында «Татар милли киемнәре белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International