«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 7 сентябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы һәм музыка җитәкчесе 15 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары янына кунакка килделәр. Алар «Игелек дәресе. Волонтерлык» дигән класс сәгате үткәрделәр.
2021 елның 8 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 032 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 413 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,84 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 807 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 59 кешегә кимрәк.
Социаль ятимлекне кисәтү кысаларында шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 8-800-2000-122 номерлы балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән акция үткәрде. Акциядә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Социаль хезмәткәр һөнәр генә түгел, ә сәләт тә. Социаль өлкәдә эшләүче белгечләр игелекле йөрәкле, алар ярдәмчел һәм башка кешеләрнең проблемаларына игътибарлы. Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре Рамилә Шәкүр кызы Гафурова тармакта 28 ел эшли инде. Ул үз вазыйфаларын намус белән башкара.
Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары белән берлектә, мәгълүмати-танып-белү чарасы уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучылар һәм 7-8 сыйныф укучылары катнашты.
6 сентябрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Робинзон» балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен республика хәрби-патриотик слетында катнаштылар.
7 сентябрьдә Әлмәттә Республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивалендә» җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чуваш республикалары, Кемерово өлкәсе вәкилләре катнашты. Җиңүчеләр җыелган баллар буенча билгеләнде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Юк дип әйтә бел!» дигән мини-тренинг узды. Чара «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында үткәрелде һәм кеше басымына каршы тора белү, оптималь ысуллар белән баш тарту, үз-үзеңне ышанычлы тоту, үз позицияңне яклау күнекмәләрен ныгытуга юнәлтелгән.
6 нчы сентябрьдә Чүпрәле районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче биш бала «Робинзон» хәрби-патриотик слетында һәм шахмат-шашка турнирында катнашты. Аларны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.