Зәйдә «Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә» дигән чара узды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары белән берлектә, мәгълүмати-танып-белү чарасы уздырдылар. Анда социаль хезмәт алучылар һәм 7-8 сыйныф укучылары катнашты.

Экстремизмны һәм террорчылыкны кисәтү буенча «Беслан фаҗигасе безнең йөрәкләрдә» дигән дәрес Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган.

Балалар алдында шәһәр хезмәтләре һәм ведомстволарының чакырылган белгечләре чыгыш ясады. Алар 2004 елның 1 сентябрендә Төньяк Осетия мәктәбендә булган куркыныч фаҗига турында сөйләделәр, террорчылыкның асылын аңлаттылар һәм гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген практикада күрсәттеләр.

Чара ахырында катнашучылар теракт корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International