Татарстан моношәһәрләрендәге эшсезлек дәрәҗәсе турында

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 807 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 59 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Менделеевск шәһәрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 8 сентябренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 41 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада эшсез гражданнар санының артуы Яр Чаллы, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә күзәтелә. Анда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 436, 372, 441, 168 һәм 219 эшсез граждан исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International