2021 елның 8 сентябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 032 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 413 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,84 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 57 430 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 565 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,3 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 548 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 22 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.