«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр хәрби-патриотик слетта катнаштылар

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

6 сентябрь көнне Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Робинзон» балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр өчен республика хәрби-патриотик слетында катнаштылар.

Катнашучыларга матур эшләнмәләр ясау буенча төрле мастер-класслар, узу өчен каршылыклар полосалары, интеллектуаль һәм танып-белү, күңел ачу биремнәре һәм конкурслар тәкъдим ителде. Шулай ук балалар хәрби җырлар инсценировкасында катнаштылар.

Ахырда шашка һәм шахмат буенча ярышлар үткәрелде, ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар ачыкланды, шулай ук бәйрәм концерты оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International