ЯҢАЛЫКЛАР


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

6 нчы сентябрь көнне Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ел саен үткәрелә торган «Робинзон» хәрби-патриотик слеты узды.

Сишәмбе, 7 сентябрь көнне, бердәм кабул итү көне кысаларында Кайбыч муниципаль районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны кабул итү булды.

8-10 сентябрьдә Санкт-Петербургта Тернәкләндерү буенча халыкара фәнни форум уза, аның кысаларында «Тернәкләндерү – XXI гасыр: традицияләр һәм инновацияләр» дигән IV Милли конгресс һәм «Иртә ярдәм һәм озата бару» фәнни-гамәли конференциясе оештырыла. 

8 сентябрь көнне Түбән Кама муниципаль районындагы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль эш буенча белгеч Г. М. Сабирова Карау мәктәбендә чираттагы укулар уздырды.

7 сентябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында мәгълүмати сәгать үткәрделәр.
 


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Игелек юлы белән» клубы кысаларында Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка  социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә менталь тайпылышлары булган инвалидлар белән даими рәвештә дәресләр үткәрелә.

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева эш визиты белән Аксубай муниципаль районында булды.

Атна саен Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шәфкать туташлары тарафыннан социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр белән коронавирус, грипп һәм ОРВИ таралуны булдырмау буенча мәгълүмати-аңлату эшләре алып барыла.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән даими рәвештә гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру буенча даими эш алып барыла.

Уку узу өчен гариза бирү, федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлегеннән уку-укыту программасын сайлап алу «Россиядә эш» порталында (trudvsem.ru) гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International