Социаль ятимлекне кисәтү кысаларында шушы көннәрдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы 8-800-2000-122 номерлы балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән акция үткәрде. Акциядә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Чара барышында балигъ булмаганнар балалар ышаныч телефоны авыр тормыш хәлен кичергән балаларга һәм яшүсмерләргә телефон аша ашыгыч психологик ярдәм хезмәте булуын белделәр. Түләүсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һәм үз проблемалары, хис-тойгылары турында сөйләргә, ярдәм алырга һәркем мөмкин.
Ахырда һәр катнашучыга ышаныч телефоны һәм аның эш принциплары турында мәгълүмат язылган буклетлар таратылды.