6 нчы сентябрьдә Чүпрәле районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче биш бала «Робинзон» хәрби-патриотик слетында һәм шахмат-шашка турнирында катнашты. Аларны Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.
Тәрбияче А. Г. Кочурова җитәкчелегендә приют командасы «Робинзон» слетының барлык өч этабын да уңышлы узды һәм бүләкләр белән бүләкләнде – һәр катнашучы футбол тубы алды.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр арасында шахмат-шашка турнирында «Теплый дом» приютында тәрбияләнүче өч бала катнашты. Шуларның берсе шахмат ярышларында көмеш медаль яулады. Тәрбияләнүче грамота һәм истәлекле бүләкләр алды.