Чаллы укучыларына волонтерлар хәрәкәте турында сөйләделәр

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 7 сентябрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы һәм музыка җитәкчесе 15 нче мәктәпнең икенче сыйныф укучылары янына кунакка килделәр. Алар «Игелек дәресе. Волонтерлык» дигән класс сәгате үткәрделәр.

Педагоглар балаларга волонтерларның кем икәнлеге, волонтерлык төрләре турында сөйләделәр, мисаллар китерделәр. Тема укучыларны кызыксындырды. Алар диалогта актив катнаштылар. Кунаклар шулай ук Татарстанда тимурчылар хәрәкәте, укучыларның бу хәрәкәтнең әгъзалары булу мөмкинлеге турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында укучылар волонтерлык турында кыскача мәгълүмат язылган буклетлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International