Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Юк дип әйтә бел!» дигән мини-тренинг узды. Чара «Экстремизмга – юк!» ункөнлеге кысаларында үткәрелде һәм кеше басымына каршы тора белү, оптималь ысуллар белән баш тарту, үз-үзеңне ышанычлы тоту, үз позицияңне яклау күнекмәләрен ныгытуга юнәлтелгән.
Мини-тренингта катнашучылар берничә күнегү үтәделәр, бергә «Ышанычлы баш тарту кагыйдәләре» дигән белешмәлек төзеделәр. Чарада барлыгы ун кеше катнашты.