«Гармония» үзәге хезмәткәре мактаулы бүләк алды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Социаль хезмәткәр һөнәр генә түгел, ә сәләт тә. Социаль өлкәдә эшләүче белгечләр игелекле йөрәкле, алар ярдәмчел һәм башка кешеләрнең проблемаларына игътибарлы.

Нурлат районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәре Рамилә Шәкүр кызы Гафурова тармакта 28 ел эшли инде. Ул үз вазыйфаларын намус белән башкара. Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе булган Рамилә Шәкүр кызы һәр кеше белән уртак тел таба ала.

Шушы көннәрдә Р. Ш. Гафурова күпьеллык намуслы хезмәте һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International