7 сентябрьдә Әлмәттә Республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивалендә» җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурста Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чуваш республикалары, Кемерово өлкәсе вәкилләре катнашты. Җиңүчеләр җыелган баллар буенча билгеләнде.
«Детальләрдә матурлык» номинациясендә Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагы Әлфия Җәләлетдинова җиңүче булды. Конкурска ул тәрбияче Резедә Гаязетдинова җитәкчелегендә әзерләнде.
Номинациядә җиңү яулаганы өчен социаль хезмәтләр алучы кубок, диплом, сувенирлар һәм спонсорлардан бүләкләр белән бүләкләнде.